пәрдә

пәрдә
1. Берәр нәрсәне каплап яки аерып тору өчен юка тукыма кисәге 2. Элекке заманда йөз каплау өчен хатын-кыз эшләпәсенә беркетелгән үтә күренмәле юка челтәр, тукыма кисәге; вуаль 3. Сәхнәне тамашачылар залыннан аера торган зур чаршау 4. Драма әсәренең яки спектакльнең төгәлләнгән аерым бер бүлеге; акт 5. Тере организмны каплап яки бер әгъзаны икенчесеннән аерып торган юка, сыгылмалы элпә, яры күкрәк-корсак пәрдәсе 6. күч. Әйләнә-тирәне каплый, күрсәтми торган нәрсә томан пәрдәсе. Берәр нәрсәне, эшне яшерә торган форма, уйдырма, сәбәп, сүз һ. б. җитдилек пәрдәсенә яшеренү. Нин. б. хисне, тойгыны белдерә торган кыяфәт сагыш пәрдәсе белән өртелгән йөз

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно сделать НИР?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»